Россия мәктәпләрендә укытучыларны укучылар арасында эзәрлекләүне ачыкларга һәм аңа каршы торырга өйрәтәчәк программа эшләтеп җибәрәчәкләр.
Программа «Травли NET» проектының күпьеллык эше нигезендә төзелгән. Аның авторлары буллинг һәм аның белән көрәш темасына төрле материаллар, методичкалар, уеннар һәм лекцияләр эшләде. Программа мәктәптә эзәрлекләү темасына мәгълүматлаштыруны арттырып кына калмыйча, педагогларның квалификациясен дә күтәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Программаны 24 августта тәкъдим итү планлаштырыла. Аңа керү бушлай булачак.
Элегрәк балалар һәм гаилә психологы Наталья Наумова ата-аналарга үз балаларының мәктәптә буллингка дучар булуын ничек белергә икәнен сөйләде. Аның сүзләренә караганда, баланың үз-үзен тотышы кискен үзгәрә: ул тыныч һәм йомык була башлый.