Татарстан укытучылары «Бесшовная профориентация» проекты кысаларында укулар узды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казан милли тикшеренү технология университетында Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр профильле әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында укулар узды, сентябрьнең соңгы атнасында "Бесшовная профориентация" СИБУР программасының 5 һәм 8 класс педагоглары укыды. Аның  максаты  - 5-11 нче сыйныф укучыларының шәхес формалашуы һәм тормыш үзбилгеләнеше процессларына өзлексез ярдәм итүне тәэмин итү, укучының булачак инженер өчен мөһим булган предметларны өйрәнүгә мотивациясен үстерү, аңарда дөньяның адекват картинасын формалаштыру, планнар төзи һәм тормыш өчен әһәмиятле сайлаулар ясый белү.

 

 

 

 Укулар  югары уку йорты каршында эшләп килүче «Промхимтех» инженерлык мәктәбе тарафыннан СИБУР компаниясе белән берлектә оештырылган иде. Илле педагог укучыларга һөнәри юнәлеш бирү сәнгатен үзләштерде һәм алар үз мәктәпләрендә профориентация эшен үткәрүче булырга мөмкиннәр.

 Барлык курсантларның да гомуми фикере: каушау узган, үз көчләренә ышаныч арткан , яңа эштә уңышка ирешү омтылышы барлыкка  килгән. Тыңлаучыларга СИБУР белгечләре әзерләгән методик ярдәмлекләр һәм эш дәфтәрләре тәкъдим ителде.

Сентябрь курслары тәмамланды, әмма дәвамы булачак әле. Өзлексез ориентация программасы буенча укытуның соңгы этабы кышкы каникулларда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International