69 нчы Чаллы мәктәбе базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре директорларының «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп шартларында интеллектлары какшаган балаларны социаль адаптацияләү һәм социализацияләү» темасына республика семинар-киңәшмәсе узды.
Семинарның программасы теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Мәктәп директоры Рүзил Киямов мәктәпнең үзенчәлеге турында сөйләде һәм момкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп шартларында интеллектлары какшаган балаларны социаль адаптацияләү һәм социальләштерү буенча максатчан эш алып баруга игътибарны юнәлтте.
69 нчы Яр Чаллы мәктәбе проект кысаларында 2024 елда җиһазлар белән тәэмин ителәчәк учреждениеләр исемлегенә керә. Киңәшмә барышында мәктәп директорларына проектны гамәлгә ашыру өчен мәктәп кабинетларын күрсәттеләр.