Чара 2023 елның 6 октябрендә Халыкара күргәзмә үзәгендә -Казан Экспода үтә.
Чарада 750дән артык кеше, шул исәптән республиканың барлык районнарыннан укытучылар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы җитәкчеләр катнаша.
Чара кысаларында мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы укытучыларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру планлаштырыла.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән танылган җырчылар һәм эстрада артистлары котлый.