Тәмле, туклыклы : Түбән Кама әти-әниләре мәктәп ашханәсендә ашап карадылар.

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Чарага шәһәр мәктәпләре укучыларының ата-аналары килде. Алар өчен менюда ике атнага төзелгән  бөтен ризыкны әзерләделәр. Һәркем аларны тәмен татып карады, сыйфатын һәм тышкы кыяфәтен бәяләде. Әти-әниләр гомуми белем бирү оешмалары ашханәләрендә балалар ашаган порцияләрнең нинди булуын үз күзләре белән күрделәр.  Дегустация барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны "АБК - Пэймент" ҖЧҖ төбәк директоры Диләрә Шакиряновага бирделәр.

Дегустациягә  кече сыйныф укучылары өчен  иртәнге  ашауның 12 төрле варианты тәкъдим ителде. Ата-аналар гарнирлар, ит һәм балык ризыклары, майлы коймаклар һәм эчемлекләне ашап  карадылар. «АБК - Пэймент» җәмгыятенең төбәк директоры әйтүенчә, мәктәпл ашханәләренә ярымфабрикатлар түгел, ә чимал - ит, балык, ярмалар керә. Кишер, бәрәңге һәм суган кебек яшелчәләр әзерләнү процессын тизләтү өчен чистартылып китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International