Казанда башлангыч сыйныф укытучылары форумы узды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның  Совет районында урнашкан  183 нче гимназия базасында башлангыч сыйныфлар укытучылары Форумы узды.

Форум Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде һәм укытучыларның ачыктан-ачык һөнәри диалогы, проект-тикшеренү технологияләрен, шул исәптән «Минем беренче проектлар» УМК гамәлгә кертүнең иң яхшы практикаларын тәкъдим итү өчен ачык мәйданчык булды. Форум эшендә республиканың 40 районыннан 250 вәкил катнашты: директорлар, директорлар урынбасарлары, мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныф укытучылары, республика мәгариф бүлекләре һәм идарә методистлары.

Пленар өлештә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, “Татарстан проектлары” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Булат Тимербаев чыгыш ясады, эш тәҗрибәсе белән башлангыч сыйныф укытучылары, “Минем беренче проектларым” МК апробациясендә катнашучылар, Лилия Арсланова һәм Халисә Хәбибрахманова уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International