Татарстан педагогларының исемнәре электрон журналда мәңгеләштереләчәк

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бу хакта “Мәктәп музейларының роле: ТРда “Кече Ватан мәдәнияте” федераль партия проекты кысаларында узган хокукый җайга салу, яңа чакырулар” түгәрәк өстәле вакытында билгеле булды.  

Киңәшмә вакытында куелган бурыч - Татарстан педагогларының исемнәрен мәңгеләштерү. Һәр мәктәп үз тарихын искә төшерергә, үткәннәрнең иң кызыклы һәм якты эпизодларын торгызырга тиеш.

Шулай ук Татарстанда барлык мәктәп музейлары экспонатларын инвентаризацияләү узачак. Ә алар республикада аз түгел. Бүген Татарстан мәктәпләре базасында 1126 музей эшли. Аларның 688 е- туган якны өйрәнү һәм 285 е - хәрби-патриотик музейлар. Шулай ук географик, сәнгать, музыка, экология, техник һәм хәтта спорт музейлары да бар. Әмма мәктәп музейларының саны шактый булуга карамастан, аларда эш системалы рәвештә алып барылмый.

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тагын бер проблема турында әйттеләр. Закон хәбәр иткәнчә, мәктәп музее белем бирү оешмасы хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның ата-аналары инициативасы буенча төзелергә мөмкин. Әмма  бүген "мәктәп музееның" нәрсә икәнен аңлатучы  төгәл билгеләмә юк. Мәктәп энтузиастларына фондны дөрес комплектларга, экспонатларны урнаштырырга һәм экскурсияләр үткәрергә ярдәм иткән методик әсбаплар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International