Педагог һәм остаз елы кысаларында Оренбург өлкәсе Илек районы Озерки урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Россия укытучылары белән дан тота” дигән бәйрәм чарасы узды. Анда Татарстаннан делегация катнашты, аның составында төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, «Казан егетләре» ансамбле, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова бар иде.
Чарада шулай ук Оренбург өлкәсе мәгариф министрының беренче урынбасары Нина Гордеева, Оренбург өлкәсе туган (татар) теле һәм әдәбияты директоры һәм укытучысы, Илек районы администрациясе вәкилләре һәм ветеран укытучылар катнашты. Кунаклар алдында сәламләү сүзләре белән Озерски мәктәбе директоры Рәмзия Галькиева чыгыш ясады.