Казан гимназиясендә А.С. Пушкин һәйкәле ачылачак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

2023 елның 18 октябрендә Казанның 93 нче гимназиясе территориясендә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинга һәйкәл куелачак.  2023 елда әлеге гимназиягә  мәктәп берләшмәсе инициативасы белән Александр Сергеевич Пушкин исеме бирелде.

Һәйкәлнең прототипы 1956 елда Аракчино бистәсендә элеккеге 74 нче мәктәп бинасы каршында урнаштырылган композиция булган.  Бетоннан эшләнгән композиция озак вакытлар үткәч яраксыз хәлгә килә һәм  Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы һәм Татарстан Республикасының ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән дә яңартылды . Бөек рус шагыйре һәйкәле янында зур булмаган "Пушкин бакчасы" скверы  булдырылган. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин, дәүләт хакимияте органнары, иҗади берлекләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International