«Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының төбәк ярымфиналы

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

8 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында мәгариф өлкәсендә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының көндезге ярымфиналлары уза. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

«Мәгариф флагманнары» проекты мәгариф өлкәсендә иң талантлы һәм мотивацияләнгән идарәчеләрне, педагогик хезмәткәрләрне һәм студентларны эзләү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыра. «Мәгариф флагманнары» конкурсының беренче, дистанцион этабында Татарстан Республикасыннан 894 кеше катнашты, шулардан 352 студент, 416 педагог, 126 мәгариф өлкәсендә идарәче.

2023 елның 17 октябреннән 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының төбәк ярымфиналы уздырыла.Төбәк ярымфиналында иң күп балл җыйган 29 конкурсант катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International