«Үсеш ноктасы» эш системасында табигый-фәнни белемне яңарту

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

2023 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә, илкүләм  проектларны гамәлгә ашыруны алып баручы мәгариф бүлекләре методистлары һәм белгечләре өчен республика семинары үткәрелде. Ул Саба муниципаль районының сәләтле балалары өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат мәктәбе базасында узды.  Семинарда «Үсеш ноктасы» һәм  өстәмә белем бирү учреждениеләренең ресурсларын кулланып, табигый-фәнни юнәлешле программаларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Мәктәп педагоглары химия, физика, биология буенча иң яхшы дәрес фрагментларын күрсәттеләр. Әлеге юнәлештәге дәрестән тыш чаралар да күрсәтелде.

Район мәгариф системасында “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре эшчәнлеген оештыруда уңышлы эш тәҗрибәсе турында Саба муниципаль районы Мәгариф идарәсенең укыту-методик эш буенча урынбасары Гөлназ Капитонова сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International