Югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучылар хезмәт базарына кирәкле һәм көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирәчәк компетенцияләр белән чыгарга тиеш. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин хезмәт базары өчен мәгариф системасын үстерү буенча стратегик сессиядә белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, көллиятләрдә студентларын әзерләүгә караш яңадан каралды: бүген Россиянең күпчелек төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган «Профессионалитет» федераль проекты эшли башлады. РФ Хөкүмәте Рәисе хәбәр иткәнчә, бүген «Профессионалитет» проекты 900 көллиятне үз эченә ала.