Пластик капкачтан алып яңа файдалы эшләнмәгә кадәр - 29 нчы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары экология-биология үзәгендә пластикны эшкәртү дөньясына сәяхәт иткәннәр. Брелоклар әзерләү буенча мастер-класс "ресайклинг остаханәсендә" узды. Укучыларга аңлаешлы формада иң мөһим экологик темалар турында сөйләделәр: кешенең табигатькә булган мөнәсәбәте, заманча дөньяда пластикны эшкәртү мөмкинлекләре турында, шулай ук балаларны төргәкләү фракцияләре һәм аларны сортларга аеру кагыйдәләре белән таныштырдылар. Бишенче сыйныф укучылары пластикны эшкәртүнең барлык этапларын күрделәр һәм үз куллары белән пластик капкачтан модалы брелок ясадылар.
Атна саен җомга көнне барлык теләүчеләр дә пластик капкачлардан брелок ясарга мөмкин, моның өчен алдан 36-92-58 телефоны буенча язылырга кирәк.