21 октябрьдә “Профессионалитет” проектында катнашучы барлык субъектларда да Бердәм ачык ишекләр көне узды. Чаллы политехника көллияте проектта актив катнашучыларның берсе . “Профессионалитет” федераль проектының Бердәм кчык ишекләр көнендә Чаллының 350 укучысы, педагоглар һәм ата-аналар катнашты.
Алар игътибарына укыту-җитештерү остаханәләренә, “Профессионалитет” флешмобына, мастер-классларга һәм һөнәри пробаларга, ачык дәресләргә экскурсияләр үткәрелде. Интерактив мәйданчыклар эшләде, волейбол буенча иптәшләрчә очрашулар оештырылды, «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы автомобильләре, «Ретро Клуб Челны» сирәк автомобильләре күргәзмәләре, «Ремдизель» АҖенең бронировкалы хәрби техникасы куелган күргәзмәләр эшләде.