Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә глобальләшү шартларында туган телләрен саклау проблемасына багышланган IV түгәрәк өстәл узды. Филологлар, тел белгечләре һәм битараф булмаган татар җәмәгатьчелеге вәкилләре татар һәм башка Россия халыкларының телләрен популярлаштыру һәм үстерүгә карата яңа алымнар турында фикер алыштылар.
Фикер алышу алдыннан тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, журналист һәм радио алып баручысы Марат Сәфәров катнашучылар һәм кунаклар өчен сәүдәгәр Асадуллаев йорты буенча кызыклы экскурсия үткәрде. Башкала татарлары тормышында бу тарихи бина аеруча әһәмиятле, чөнки кайчандыр алар аны кыенлык белән генә саклап калганнар. Бүген биредә төрле яшьтәге мәскәүлеләрне җыйган Татар мәдәни үзәге урнашкан. Бакчасына татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.