Студентлар отрядларының Бөтенроссия слеты Казанда 10 ноябрьдә башлана. Анда илебез төбәкләреннән 2,5 мең кеше киләчәк. Аларны төрле номинацияләр буенча конкурслар һәм студотрядлар әгъзалары арасында спартакиада көтә. Бу хакта “Татар-информ”га “Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
"Безгә илнең барлык 89 төбәгеннән 2,5 мең студент киләчәк. Эшлекле программада аларны “Труд.Крут” премиясе, төрле юнәлешләр буенча ярышлар һәм Бөтенроссия Спартакиадасы көтә», - диде ул.
Моннан тыш, республиканың һәм бөтенроссия буенча эш бирүчеләр белән очрашу узачак, анда студентлар отрядлары хәрәкәте белән хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында фикер алышачаклар.