Путин Казан студентын, үлгәннән соң, «За спасение погибавших» медале белән бүләкләде

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Узган ел кечкенә кызны коткарганда батып үлгән Казан студенты Данил Әхмәтгалиев үлгәннән соң  «За спасение погибавших» медале белән бүләкләнде. Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган, документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

"Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен  П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы  дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Әхмәтгалиев Данил Илнур улын медаль белән бүләкләргә", - диелгән указ текстында.

 Унҗиде яшьлек Данил Әхмәтгалиев 2022 елның 23 июлендә Киров өлкәсендә Нократ елгасында һәлак булды. Егет, дуслары белән бергә су коенганда , кызның агым белән алып китүенә игътибар иткән. Ул аңа ярдәмгә ташлана . Баланы  коткара, ләкин егет үзе бата. Үлгәннән соң ул «Кайнар йөрәк» күкрәк тамгасына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International