Сергей Кравцов: «Россиянең мөстәкыйль мәгариф системасын төзү өчен уникаль мөмкинлекләре бар»

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Мәскәү педагогика дәүләт университетында «Киләчәк бүген төзелә: Россия Федерациясе мәгариф пространствосының бердәмлеген ныгыту» дигән стратегик сессия булды. Сессиядә катнашучылар илкүләм  мәгариф системасы бурычлары, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау һәм яшь россиялеләрдә илнең гармонияле киләчәге турында күзаллаулар формалаштыру инструментлары турында фикер алыштылар.

Сессиядә катнашучыларны Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде.

         Мәгариф министры игътибарны мәгариф системасында тәрбия эшенең комплекслы булырга тиешлегенә юнәлтте. Мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшчеләр эшли, дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару тантаналары үткәрелә, федераль төп гомуми белем бирү программаларында белем бирүнең бердәм эчтәлеге тәкъдим ителгән.  Баланы тәрбияләүдә  мәктәп белән бергә гаиләнең катнашуы мөһим, шулай ук мәктәптән тыш активлыкларның да әһәмияте зур, мәсәлән, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегендә катнашу.

 

Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы рәисе Валерий Фадеев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, илдә бердәм белем бирү киңлеге формалашу белән бәйле рәвештә, халыкның үз тарихына мөнәсәбәте чагылыш тапкан тарих буенча бердәм дәүләт дәреслеге булдыру аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International