Татарстанда балалар бакчаларына «Акыллы Уеннар» проекты буенча уен комплектлары алу өчен сертификатлар тапшырылачак

2023 елның 24 ноябре, җомга

«Акыллы Уеннар» - Татарстан Республикасында эшләнгән  алдынгы EdTech продукт,  уникаль белем бирү программасы (балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен), өстәл уеннары җыелмасы һәм цифрлы кушымта.

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы балалар бакчаларына уен комплектлары  һәм «Акыллы Уеннар» өстәмә белем бирү программасына өйрәтү өчен сертификатлар тапшыру тантанасы була.

Проект «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре белән Татарстан Республикасы Рәисе  каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия  һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Программаның аналоглары безнең илдә юк. Шунысы куанычлы, әлеге проект Татарстан Республикасының 100 балалар бакчасында берьюлы гамәлгә кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International