«Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

«Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог (чуваш, удмурт, мари, мордва) республика конкурсына йомгак ясалды.  Чара Татарстан халыклары дуслыгы йортында үтте.

Бүләкләү тантанасында эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының  милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары К.А.Нугаев, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе К.Г.Яковлев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Т.Р.Кадыйров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова катнашты. Конкурс йомгаклары буенча финалда катнашучыларның барысы да дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International