5 декабрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә югары уку йортлары арасында “Чит ил студенты көне” республика фестиваленең Гала-концерты була. Башлана: 17:00.
Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга югары уку йортларында белем алучы 17 ил вәкилләреннән барлыгы 65 гариза килгән. Алар арасында - Һиндстан, Мисыр, Кытай, Кыргызстан, Казахстан, Колумбия, Индонезия, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Танзания, Ангола, Вьетнам, Грузия, Конго, Эквадор, Бенин һәм Монголия.
Чакырылган кунаклар сыйфатында чарада шулай ук ТРның атказанган артисткасы Марина Карпова, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы җитәкчесе Камил Алискерова һәм 2022 елда «Чит ил студенты көне» Гран-при иясе - «SHARQ» халык хореографиясе коллективы катнашачак.
Аккредитацияләү һәм өстәмә мәгълүмат алу буенча мөрәҗәгать итәргә: МАНТ матбугат сәркатибе Илмира Гафиятуллина 8-937-617-80-82