2025 елда укытучылар һәм табибларны планшетлар белән тәэмин итә башлыйлар

2023 елның 2 декабре, шимбә

Бу хакта Саннар министрлыгы башлыгы Максут Шадаев TAdviser Summit 2023 форумында белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ноутбуклармы , әллә  планшетлар  уңайлырак булачакмы, бу турында әле дискуссия алып барыла. "Моның нәтиҗәләре буенча без яңа программа кысаларында дөрес юлны сайлый алабыз һәм 2025 елдан укытучыларны һәм табибларны стационарларда һәм өйләргә чакыру буенча  йөри торган табибларны массакүләм җиһазлый башларбыз, дип өметләнәбез", - диде Шадаев.

Шул ук вакытта сервислар мәсьәләсе кала бирә. "Электрон журнал, электрон контент белән эшләү, видеоконференция, чатлар - болар барысы да шушы планшетта булырга тиеш", - диде Шадаев.

"Россия газетасы" материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International