Бер атна эчендә "Саннар дәресе" проектында 1,6 млн нан артык укучы катнашты

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Россиядә "Саннар дәресе" уза. Проектны эшләтеп җибәргәннән соң беренче атна дәвамында «Болыт технологияләре: кар барсын эзләп» онлайн-дәресендә  1,6 миллионнан артык укучы булган. "Саннар дәресен" Россия Мәгариф министрлыгы, Россия  Саннар министрлыгы  һәм "Цифрлы икътисад" уздыра.

Нейрочелтәр темасына иң зур кызыксынуны Белгород, Оренбург, Новосибирск, Чиләбе, Свердловск, Омск һәм Самара өлкәләре, Чечен Республикасы, Мәскәү һәм Красноярск крае укучылары күрсәтте. Укучылар дәресләрдә, югалган кар барсын эзләү өчен сервисны ничек эшләргә икәнен өйрәнәләр. Дәрес барышында алар нейрочелтәр, болытлы сервислар һәм дата-үзәкләр төзелеше белән танышачак, шулай ук компьютер күзаллавы алгоритмнарының ничек эшләвен һәманы  кыргый табигатьтә хайваннарны өйрәнүдә ничек кулланып булуын ачыклаячаклар.

Укытучыларга һәм ата-аналарга балаларга нейрочелтәр һәм болыт сервислары эшен аңлату җиңелрәк булсын өчен, "Яндекс" экспертлары дәрескә методик киңәшләр эшләгән.  «Саннар дәрес»ендә  катнашучыларның барысы да сертификатлар алачак.  Дәрес материалларын сайтта табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International