3 декабрьдә Псковта өлкән сыйныф укучылары арасында "Колмогоров истәлеге кубогы"на математик көрәш турниры тәмамланды, анда Барнаул, Бийск, Иваново, Казан, Киров, Курган, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Чаллы, Новосибирск, Пермь, Псков, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Чиләбе һәм Ярославльдән 66 команда катнашты.
Команда зачеты нәтиҗәләре буенча тугызынчы сыйныф укучылары арасында «Казан-9-1» командасы җиңү яулады. Аларга киләсе турнирга кадәр Казанда сакланачак, урал ташыннан ясалган күчмә кубок тапшырылды. Казан укучылары кубогны икенче тапкыр яуладылар.
"Казан-11" командасы өлкән төркемнең икенче лигасында беренче урынны , "Казан-9-2" - кече төркемнең икенче лигасында икенче урын, "Казан-10-1" - өлкән төркемнең икенче лигасында өченче урынны яуладылар.