2-3 декабрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә районнары, Казан, шул исәптән Россия Федерациясе шәһәрләреннән - Саратов, Владимир өлкәсенең Доброград шәһәре командалары катнашында яшь биологларның ХIII региональ турниры узды. Яшь биологларның турниры - биология белән мавыгучы мәктәп укучылары өчен команда ярышы. Турнир биокөрәш - фәнни дискуссияләр формасында уза.
«Юниорлар» лигасында биологик дискуссия нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә дипломнар белән Яңа Чишмә районы Ленин урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казанның 19 нчы гимназиясе командалары бүләкләнде.
II дәрәҗә дипломнарга Иннополис лицееның «Иннобио» командасы һәм М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиянең «Терра» командасы лаек булды.
«Юниорлар» лигасында команда беренчелегендә Иннополис лицееның «Те ребята» командасы җиңүче булды.