1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр Лаеш интернат-мәктәбе базасында 2017-2021 «IBSA» спорт төре кагыйдәләре нигезендә күрмәүчеләр өчен футбол буенча турнир үткәрелде. Уеннарны Лаеш интернат мәктәбе укытучысы, Татарстан командасы тренеры Рамил Каюмов истәлегенә багышладылар. Турнирда Кырым Республикасы, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан командалары катнашты. Лаеш интернат-мәктәбе укучылары 2 урынны яуладылар.