Сферум педагоглар һәм укучылар өчен яңа ел онлайн-марафонын башлап җибәрә

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Сферум,  мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, катнашучылар һәм иҗат коллективлары укытучылары өчен, онлайн-ярыш - «Огоньки Сферума» дигән Бөтенроссия Яңа ел марафонын башлап җибәрә. Марафон 5-15 декабрь көннәрендә узачак. Инициатива Яңа елга әзерләнергә һәм бәйрәм рухы тудырырга ярдәм итәчәк, ә иң актив командалар призлар алачак. 20 декабрьдә барлык катнашучылар өчен Яңа ел онлайн-тамашасы узачак.  Ярышларга кушылу өчен команда җыярга кирәк, анда бер булса да педогог булырга тиеш  һәм Сферумның «Легко сказать» (педагоглар өчен) һәм «Свой атмосферум» (укучылар өчен) уку профилендәге каналларга язылырга кирәк. Каналларда ун көн дәвамында тематик биремнәр: сыйныф бизәге, яңа ел сораштыруы һәм башкалар бастырылачак. Командаларга аларны үтәргә һәм нәтиҗәләрне Сферумдагы үз каналында бүлешергә  туры киләчәк. Марафонда катнашу өчен гариза  бирергә һәм аның турында җентекләбрәк проект сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International