Кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында «Служу Отчизне! Служу народу!» олимпиадасына йомгак ясалды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

20 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Служу Отчизне! Служу народу!» олимпиадасына узды. Олимпиадада Татарстанның 15 кадетлар оешмасыннан 565 укучы катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары - А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының, КАИ, Казан (Идел буе) федераль университетының, ТР Мәгариф үсеше институтының, Россия дәүләт православие университетының  Казан филиалының югары квалификацияле мөгаллимнәре, кандидатлар һәм докторлары, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты укытучылары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган укытучылары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International