27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге һәм «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 2023/2024нче уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасына әзерлек кысаларында физик культура буенча укыту-тренировка җыеннары уза. Җыеннарда Татарстан муниципаль берәмлекләренең 44 оешмасы катнаша.
Укулар программасына теоретик һәм практик әзерлек керә. Укытучыларны теоретик әзерлек вакытында узган елгы олимпиадаларның теоретик биремнәрен , «физик культура» предметының төп терминологиясен тикшерәләр, алар белән үткән материалны ныгыту өчен көн саен тестлар үткәрәчәкләр. Практик дәресләр Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм дәүләт университетының укыту-лаборатория корпусы базасында, Гимнастика үзәгендә, Спорт ишкәк ишү төрләре үзәгендә, футбол-җиңел атлетика манежында уздырыла.