"Роботлар көрәше" халыкара чемпионатының финалы һәм ярымфиналы 16 декабрьдә Мәскәүдә узачак, аренага Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия командалары чыгачак, дип хәбәр иттеләр Саннар министрлыгында.
“ Мәскәүдә 16 декабрьдә "Роботлар көрәше" йомгаклау ярышлары узачак. Аренага Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркиядән командалар чыгачак. Бер үк көнне чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узачак. Кемнең чын-чынлап корыч нервлы һәм нык корпусы икәнен - бик тиз белербез!" - диелә хәбәрдә. Россиядән Мәскәү, Санкт-Петербург, Иннополис һәм Фрязинодан 12 команда катнаша. Чит илдән дүрт команда киләчәк.
Команданың бурычы - регламент таләпләренә туры китереп робот уйлап табу һәм төзү, ә аннары көрәшләрдә җиңү өчен аның белән идарә итү.