Казанның 175 нче гимназиясенең физкультура укытучысы Ольга Кириллова "Футбол магниты" конкурсында Россиянең иң яхшы 48 педагогы исемлегенә керде

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Аны акчалата приз һәм Мәскәүгә чакыру көтә.  Жюри  составына танылган футболчылар, тренерлар, актерлар, спорт журналистлары, танылган  шәхесләр, педагоглар һәм Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре кергән, "Мәктәптә футбол" проекты җыелмасын - иң яхшы 11 катнашучы формалаштырачак. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында тагын  башка сюрпризлар да  булачак.

 2022-2023 уку елында проектны гамәлгә ашыруда катнашкан  200  физкультура һәм өстәмә белем бирү педагогы иң яхшылар исемлегенә керде  һәм алар  35 000 сум премия алачак.  Исегезгә төшерәбез, "Футбол магниты" конкурсы "Мәктәптә футбол" проектын гамәлгә ашыручы физкультура укытучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International