РФдә Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләүнең бердәм принципларын кертәчәкләр

2023 елның 8 декабре, җомга

 Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә "Талант һәм уңыш" фонды һәм төбәк хакимияте белән берлектә 2024 елның 1 мартына кадәр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүнең бердәм принципларын эшләргә кушты..

Җавап итеп премьер-министр Михаил Мишустин, "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе Елена Шмелева һәм төбәк хакимиятләре билгеләнде.

Путин, шулай ук,  2024 елның 1 апреленә һәм  1 ноябренә кадәр сәнгать һәм спорт әзерлеге өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар үзләштерүчеләр өчен гомуми белем алу өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләде. Җаваплы итеп Мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Спорт министрлыгы башлыклары, шулай ук "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчелеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International