Татарстанда коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларга 800дән артык эш килгән

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда  коррупциягә каршы юнәлештә үткәрелгән  иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган конкурсларга республиканың төрле районнары һәм шәһәрләрендә яшәүче мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан 800дән артык эш килгән.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, коррупциягә каршы юнәлешле иҗади конкурслар Татарстанда инде 13 нче ел уза һәм хәтта Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында да тукталмады, диде.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская мондый конкурсларда җиңүчеләр "беркайчан да коррупцион җинаятьләр кылмаячаклар, чөнки аларны намуслы булырга, тормышка әхлакый мөнәсәбәттә булырга  өйрәтәләр", дип ышана.

Тәкъдим ителгән эшләр коррупциягә каршы тематикага календарь, брошюра, методик ярдәмлекләр р әзерләгәндә, шулай ук яшьләр арасында коррупцияне профилактикалау чараларын үткәргәндә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International