Татарстанның балалар бакчалары тәрбиячеләре робототехника остаханәсе эше белән таныштылар

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Педагогларга балаларда инженерлык фикерләвен кече яшьтән үк  үстерү өчен робототехник җыелмаларны  практик  кулланышта  күрсәттеләр.

 

 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге базасында республика балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен бушлай осталык дәресләре  узды. Дәрестә мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының 30дан артык тәрбиячесе һәм методисты катнашты. Чара EduTech үзәге  белән берлектә оештырылды.

Катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләвен үстерү өчен үз биремнәрен ясап карадылар, шулай ук кечкенә  балаларда инженерлык фикерләвен үстерү өчен тәкъдим ителгән робототехник җыелмаларны гамәли куллануны сындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International