Татарстанда "Яндекс"та "Саннар дәресе" Бөтенроссия мәгариф проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Казанның 5 нче лицеенда 6-8 нче сыйныф укучылары өчен «Болытлы технологияләр: кар барсын эзләп» темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәресне ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев һәм "Яндекс.Учебник" төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов уздырды.
Дәрес кыргый табигатьне тикшергәндә нейрочелтәрләрне файдалануның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Дәрестә укучыларны нейрочелтәрләр төзелеше , болытлы сервислар һәм дата-үзәкләр белән таныштырдылар. Алар компьютер күзаллавы алгоритмнарының ничек эшләвен, технологияләрнең бер хайванны икенчесеннән аерырга һәм аларның кыргый табигатьтәге гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүен белделәр.