Казан Татарстанда беренче булып Педагог һәм остаз елына йомгак ясады

2023 елның 9 декабре, шимбә

Казанда  педагог һәм остаз елына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин, башкала мэры Илсур Метшин һәм меңнән артык педагог катнашты.

«Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы алга таба да Казанга  белем бирүне  үстерүгә ярдәм итәчәк һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен нигез бар», - дип билгеләп үтте И.Һадиуллин.

Чарада шәһәр һәм республика , шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш, «Казанның мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгасы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International