Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Фальков магистратура һәм аспирантураны берләштерергә тәкъдим итте

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Министрның Дәүләт Думасында әйткән фикеренчә, илдә аспирантураның нәтиҗәлелеге шактый түбән булып кала бирә. Аспирантларның 12% ы гына диссертацияне вакытында яклый. Шул ук вакытта аспирантурада бик күп "артык" кешеләр бар, алар, министр сүзләренчә, "фәнгә түгел, ә үз проблемаларын  хәл итәргә килгәннәр".

  Проблеманы магистратура һәм аспирантура программаларын берләштереп хәл итәргә мөмкин,  студентлар, база югары белем алгач ук карьерасының фәнни векторын билгеләнсеннәр, булачак диссертация темасын эшләсеннәр, фәнни басмалар әзерләсеннәр.

"Әйдәгез, фәнгә кереп китү  юлын уңайлы һәм тикшеренү магистратурасы аша ясыйк, - диде Фальков. - Магиструраны аспирантура белән кушыйк. База белеме алу белән - тикшеренү магистратурасына. Анда тема, төшенү һәм алга таба бару".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International