Илсур Метшин Казанның "Унискул" мәктәбендә булды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Казан мэры Илсур Метшин "Унискул" халыкара мәктәбендә булды. Ул  укыту программасы һәм шартлары белән танышты. Барлыгы Казанда 15 шәхси мәктәп бар, аларда 2,5 мең укучы белем ала.

«Унискул» халыкара мәктәбе Казанда 2017 елда ачылды. Ул шәһәрнең "Арт сити" торак комплексында урнашкан. анда беренче сыйныфтан алып җиденче сыйныфка кадәр 200 гә якын бала белем ала. Мәктәп җитәкчелеге планнарында - укучылар санын 300 гә кадәр арттыру. Учреждениедә Канада, Бразилия, Пакистан, Һиндстан, Филиппин һәм Угандадан килгән педагог-экспатлар эшли. Барлыгы 32 укытучы  эшли , шуларның 11 е - чит ил кешеләре. Мәктәптә шулай ук тәнәфес вакытында һәм ашханәләргә барганда балаларны озатып йөрүче үз тьюторлары да бар. Мәктәпнең мәйданы  7,5 мең квадрат метрдан артык , анда бассейн һәм өч спорт залы бар.

 “Унискул” халыкара мәктәбендә шәһәр төзелеше сәясәте буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International