Россия мәктәпләрендә МХО (СВО)да катнашучылар турында 14 меңнән артык музей һәм экспозиция ачылган

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәмдә ата-бабаларыбызның  батырлыгы һәм хәзерге каһарманнар хөрмәтләнә. Төрле дәрәҗәләрдәге мәгариф оешмаларында патриотик тәрбия бирүнең заманча программаларына тарихи хәтерне саклау, ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү эше мәҗбүри рәвештә кертелде. 

Илнең барлык мәктәпләре бердәм федераль белем бирү программалары нигезендә эшли, аларда тәрбия бирүнең федераль эш программасы һәм тәрбия эшенең федераль календарь планы да бар. Бу документлар укучыларда мөһим шәхси сыйфатлар формалаштыруга юнәлтелгән, алар арасында - Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, батырлык һәм намуслылык.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча  мәктәпләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган музей экспозицияләре оештырыла. Бүгенге көндә МХО  кысаларында ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләгән 14 меңнән артык музей, экспозиция , музей бүлмәләре ачылган.
Мәктәп һәм студентлар хәрби-патриотик клублары базасында да  зур эшләр  алып барыла, алар 9 меңнән артык мәктәптә һәм 1 меңнән артык көллияттә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International