«Ел студенты» Россия премиясе финалы башланды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Мәскәүдә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Россия Яшьләр берлеге проекты-  «Ел студенты» Россия премиясе финалына  старт бирелде.  Премия уку, фән, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта аерым казанышлары булган талантлы студентлар өчен. Быел Премия үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Гран-при иясе 14 декабрьдә «Твой Ход - 2023» Бөтенроссия студентлар форумының ябылу тантанасын трансляцияләүнең туры эфирында игълан ителәчәк.

Премия Россия Федерациясенең талантлы студент яшьләрен ачыклауга, яклауга юнәлтелгән. Финалда Россиянең 60 төбәгеннән 600 студент катнаша.
Барлык конкурс этаплары индивидуаль һәм коллектив сәләтләрне үстерүгә, шул исәптән командада эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. Катнашучылар үзләре турында презентация дә сөйләячәкләр, эшлекле уенда һәм проектлауда үз көчләрен сынап караячаклар, шулай ук номинацияләр буенча тестлар һәм профильле сынаулар узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International