Татарстанда «Балачак территориясе» мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы узды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

 7 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә «Балачак территориясе: чакырулар - 2023» мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия форумы оештырды.

 Форум ике форматта узды: онлайн һәм офлайн. Бу мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча диалогларга 26 мәгариф оешмасыннан 50 спикерны шулай ук , Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Орелдан, Краснодар краеннан, Чечен республикасыннан, Якутия, Чувашия, Башкортстан һәм  Татарстаннан 300дән артык катнашучыны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

 Өч  мәйданчыкта профессиональ әңгәмәләр, интерактив һәм мастер-класслар узды. Форум барышында шулай ук Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үзләренең  иң яхшы казанышлары белән уртаклаштылар. Күргәзмәдә үз экспозицияләрен Әлмәт, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай районнары, Чаллы шәһәре тәкъдим итте. Алабуга институты мәктәпкәчә мәгариф оешмалары белән челтәр хезмәттәшлегенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International