Яңа алдынгы инженерлык мәктәпләре 2024 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ (КНИТУ-КАИ) һәм Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ) базасында оештырылачак.
Бу хакта алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру һәм үстерү өчен дәүләт ярдәме күрсәтү грантлары буенча Совет нәтиҗәләреннән билгеле булды. Сайлап алу нәтиҗәләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.
Алдынгы инженер мәктәпләре төзеләчәк университетларны үстерү проектлары узган атнада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков рәислегендә грантлар буенча Совет тарафыннан каралды. Конкурска барлыгы 73 гариза кергән. Финалда 40 төбәктән 57 дәгъвачы тыңланды.
2024 елда федераль бюджеттан проектта катнашучы югары уку йортларына 18,3 млрд сумнан артык акча каралган, шуларның 4,5 млрд сумын яңа алдынгы инженерлык мәктәпләре алачак.