ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Профессионаллар” һәм “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча чемпионатларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән эшче һөнәрләр буенча ярышлар актив үсеш алды. Алар белән кызыксынучылар да, катнашучылар саны да үсә.
Рәис билгеләп үткәнчә, «Абилимпикс» үсеше - ведомствоара зур эш, аңа 80 дән артык предприятие-партнерлар һәм министрлыклар җәлеп ителгән. Агымдагы елда «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионаты башланды. Әлеге хәрәкәт кысаларында Татарстан җыелма командасы барлыгы 148 медаль яулады.
РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов ассызыклаганча, Татарстан һөнәри компетенцияләрне үстерү буенча зур эш алып бара. Ул билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү - "Мәгариф" илкүләм проектының өстенлекләренең берсе.