Киләсе, 2024 елда Татарстанда тагын ике югары уку йортында алдынгы инженерлык мәктәпләре булдырачак, болар А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) һәм Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ). Мондый карарны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков рәислегендә алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү һәм үстерү өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча Совет кабул итте.
Конкурста сайлап алуга йомгаклар ясау турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сөйләде. Конкурска барлыгы 73 гариза кергән. Финалга 40 төбәктән 57 дәгъвачы узган.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженер мәктәпләрен сыйфатлы белем бирүнең төп инструменты һәм Россиянең технологик суверенитетын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк рычаг дип атады.