Удмуртиядә татар мәгарифе көннәре узды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Акцияне оештыручы - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы. Делегация составында төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәткуллова, Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясе директоры Рушания Газиятуллина, Әгерҗе районының Тернәк авылында “Миләүшә” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Ягъфәрова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, өстәмә белем педагогы, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев бар иде.

Удмуртиядә татар мәгарифе көннәрен үткәрүнең максаты - этномәдәни белем бирүнең торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International