«Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы башланды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

«Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы башланды. Ул  Президент Владимир Путин  инициативасы белән,  Россия Мәгариф  министрлыгы тарафыннан " Без срока давности " агарту проекты кысаларында гамәлгә куелган. Конкурс  Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклауга юнәлтелгән. Проект кысаларында архив документлары ачыла, кыр эшләре алып барыла, агарту акцияләре һәм фәнни конференцияләр уза, мәктәп укучылары һәм студентлар реаль эшләрдә волонтёрлар, эзләү хәрәкәте әгъзалары сыйфатында катнаша.

Конкурсның Россия Федерациясе субъектларында мәктәп этабы - 2023 елның 1 ноябреннән 2024 елның 19 гыйнварына кадәр, муниципаль этабы - 2024 елның 20 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр, региональ этабы - 2024 елның 6 - 17 февраленә, федераль этабы - 2024 елның 18 февраленнән 17 мартына кадәр үтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International