2024 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча тавыш бирү тәмамланды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

2023 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын булдыру буенча тавыш бирү тәмамланды.

ТР дәүләт хезмәтләре порталында халык сораштыруы проектның мөһимлеген һәм проектны тормышка ашыруда халыкның кызыксынуын күрсәтте. Быел сораштыруда 3 меңнән артык граждан катнашкан. 570 кеше үз бәяләмәләрен калдырган  һәм өстенлекле бурычларның үз вариантларын тәкъдим иткән. Тавыш бирү нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Фикер алышуда кызыксынучылар, шул исәптән ММЧ вәкилләре һәм гражданнар катнаша алачак. Җәмәгать Советы утырышында катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын 2023 елның 21 декабренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International