8 декабрьдә Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрлары республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Фестивальне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакциясе оештырды.
Фестивальнең читтән торып узу этабында жюри әгъзалары тарафыннан 286 гариза каралды, ә иң яхшы 103 балалар коллективы көндезге этапта чыгыш ясады.
Театр куелышлары белән якыннан танышу максатында жюри әгъзалары муниципаль районнарга бардылар.
Гран-при ияләре: Минзәлә шәһәре гимназиясе, Казан шәһәренең Яңа Савин районың татар телендә тәрбия бирү һәм укыту буенча катнаш төрдәге 346 нчы балалар бакчасы.