Югары уку йортлары каршындагы инженерлык мәктәпләре күбрәк булачак

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елда алдынгы инженерлык мәктәпләре  тагын 20 Россия югары уку йортларында барлыкка киләчәк, аларның гомуми саны 50 гә җитәчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

2024 елда алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүгә бюджеттан 16,5 миллиард сум каралган, шул исәптән яңа мәктәпләргә  4,3 миллиард. 2030 елга кадәр бу сумма 30 миллиард сумнан артык  булачак. Бүген 15 төбәктәге  югары уку йортлары базасында  шундый 30 мәктәп эшли.  Аларда двигатель төзелеше, медицина приборлары төзелеше, атом машина төзелеше, авиация һәм ракета-космик техника һәм башкалар  20 юнәлеш буенча инженерлар әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International