Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев «ХХ Фаезханов укулары » халыкара конференциясе барышында Россия мәктәпләрендә өйрәнелә торган предметлар санына гарәп телен кертү перспективаларытурында әйтте.
Аның сүзләренә караганда, мондый тәкъдимнәр кергән, әмма карар кабул итү өчен, башта әлеге предметны мәктәпләрдә укытуга ихтыяҗны анализларга кирәк. Хәзер Россия мәктәп укучылары уку һәм аннары БДИ тапшыру өчен инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләрен сайларга мөмкин. Гарәп теле перспективада шулай ук өстәмә буларак барлыкка килергә мөмкин, аны теләүчеләр өйрәнә алачак.